Татарстан Рәисе татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килде.
Татарстан башкаласында 29-31 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бу форумга Россиянең 37 төбәгеннән 900дән артык катнашучы килде. Республика Рәисе катнашындагы пленар утырыш – форумның йомгаклау чарасы.
Җыенда катнашучылар арасында – кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары башлыклары, хуҗалык хуҗалары һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре.