Казанда хатын-кызлар арасында IV Республикакүләм Коръән бәйгесе узды
30 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры бинасында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, КИУның Госман ибн Гаффан ис. Коръән хафизлар әзерләү үзәге...