Көньяк Сахалин балалар бакчасында Россия милли мәдәниятләре фестивале узган
Көньяк Сахалин шәһәренең 41 номерлы «Звездочка» балалар бакчасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия милли мәдәниятләре фестивале» узган. Дуслык, үзара хөрмәт һәм аңлашу бәйрәме бакчада тәрбияләнүче балаларны, аларның әти-әниләрен, педагогларны һәм кунакларны берләштергән. Бу хакта Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова хәбәр итте.
Фестивальне Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе каршындагы иҗтимагый совет рәисе урынбасары...