Апаста дүртенче тапкыр Әмир Камалиев исемендәге театр коллективлары фестивале үтте
Апаста Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге «Бар дөнья - театр» районкүләм балалар театр коллективлары фестивале узды. Ул район башлыгы тәкъдиме белән дүртенче тапкыр оештырылды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Фестиваль быел талантлы балаларны Шыгай авылына җыйды. Укучыларга клубта урын алган Әмир Камалиев музее белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Бу чарада җитәкчеләр, якташыбыз, язучы, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина...