«Мөхәммәдия» Баруди музеен ясарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә: Йөзләгән кеше өлеш кертте
Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе.
Музейны оештыручыларның берсе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче Разыя Сәхипова «Татар-информ»га музейга ярдәм итүчеләр турында сөйләде.
«Үткәннен белмәгәннең киләчәге юк»
«Музей – ул хатирәләрне саклап киләчәк буыннарга җиткерү,...