Тукай районында «Нәни йолдызлар» бәйгесе узды
Тукай районының Яңа бистәсе мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗат конкурсының гала-концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда район балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең җыр-бию, нәфис сүз осталыкларын күрсәтте.
Сәхнә түренә концерт номерлары белән берсеннән-берсе сәләтле балалар чыкты. Алар арасыннан кемне дә булса аерып күрсәтү мөмкин дә түгел иде. Чөнки һәр чыгышта сабыйларның, остазларының тырышлыклары күренә, һәр номер үзенчәлекле булды.