Ирада Әюпова Халыкара театр көне белән котлады
Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара театр көне белән котлады.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, театр сәнгате әһелләре, кадерле сәхнә ветераннары, тугры тамашачыларыбыз!
Ихлас йөрәктән сезне Халыкара театр көне белән тәбрик итәм! Быел театр җәмәгатьчелеге берничә күренекле вакыйганы билгеләп үтә: татар профессиональ театрының 120 еллыгы, Большой театрның 250 еллыгы, Александринский театрның 270 еллыгы, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы.