Зиннур Хөснияр: Татар балаларына журналның да, газетаның да иң яхшылары булырга тиеш
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә «Салават күпере» журналын методик әсбап буларак куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Салават күпере» журналына нигез салучы, редакциянең җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалары өчен барлык басма матбугатның югары сыйфатлы булырга тиешлеген ассызыклады.
Шулай ук ул басманың тарихына тукталып, аның басыла башлаган вакытыннан ук тәрбиячеләргә ярдәмлек буларак уйланылуын искәртте.