Татар КВН лигасының географиясе киңәя: «Әйдә ШаяРТ» фестивалендә 25 команда көч сынашты
Кичә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Фестивальдә 25 команда үз көчләрен сынады. Шунысы үзенчәлекле, командалар Татарстан районнарыннан гына түгел, катнашучылар арасында Башкортстан Республикасы, Пенза өлкәсе һәм Самара шәһәреннән дә вәкилләр бар иде.
Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Әгдиев, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров...