Рамил Миндияр: Сердәшем бер генә – җыр - «Сөембикә»
(Казан, «Татар-информ», «Сөембикә», Альбина Гайнуллина) Аның гитарасы да үзе кебек моңлы, серле бит, җырчы куллары кагылып китүгә үк сагышы ташып түгелергә тора. «Соңлама», «Сәрвиназ», «Торналар», «Авылым тавышлары» җырлары белән ул безне туксанынчы елларга ук алып кайтып китә дә, йөрәкне җылытып торган хыялларга күмеп, янәдән киләчәккә дәшә. «Алтын Урда», «Болгарым», «Татар кешесе» дигән җырлары белән патриотик хисләр дә уята. Җыр башкарыр алдыннан берәр куплет шигырь укып, тамашачысын театраль гипнозга кертеп сихерләп тә куя.