«Калеб. Яңа сулыш» концертында яшь сәнгать эшлеклеләре тәкъдим ителәчәк
31 мартта Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана. Бу хакта «Калеб» яшьләр берләшмәсе хәбәр итә.
Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак.
Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка...