Әлки районында картлар интернат-йортын яңарталар
Әлки районының Юхмачы авылында картлар һәм инвалидлар интернат-йортын капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләр социаль учреждениеләрне яңарту буенча республика программасы кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.
Бинада азык-төлек блогын тулысынча тәртипкә китерәләр: бүлмәләрне бизәкләү, ишекләрне алыштыру, шулай ук инженерлык челтәрләрен яңарту каралган. Хәзерге вакытта төзүчеләр плитка һәм идән җәюне төгәлләп килә, электромонтаж...