Татарстанда бензин бәясе тагын артты
Татарстанда 17 марттан 23 мартка кадәр бензинның өч маркасына бәяләр арту теркәлгән. Бу хакта Росстат хәбәр итте.
Әйтик, АИ-92 бензинының бәясе литры өчен 61,43 сумнан 61,69 сумга кадәр арткан, АИ-95 – 65,10 сумнан 65,38 сумга кадәр, ә АИ-98 – 89,26 сумнан 89,45 сумга кадәр. Шул ук вакытта дизель ягулыгы хисап чорында арзанайган – литр өчен 72,93 сумнан 72,72 сумга кадәр.
Элегрәк, март башында да, республикада автомобиль ягулыгының кыйммәтләнүе күзәтелгән иде. Аерым алганда, 2...