«Солдат альбомы – 2026» бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Солдат альбомы – 2026» бәйгесе оештырылды. Ул быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Әлеге конкурска агымдагы елның 1 февраленнән алып 24 февраленә кадәр эшләр кабул ителде. «Мусага хат» номинациясендә оештырылган иншалар конкурсына Россиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эшләр килде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бишенче ел рәттән уздырылучы чараның географиясе елдан-ел киңәя бара. Катнашучылар арасында Башкортстан...