Рөстәм Ямалиев: Татарның күзендә нур булырга тиеш
«Башкалар спорт залында ун тапкыр күтәрелгән икән, татар кире кайтып, тагын биш тапкыр күтәрелергә тиеш, чөнки ул татар»
Рөстәм Фәизович, Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясен җитәкләгәч, хәзер, анда татарлык рухын ничек күтәрергә уйлыйсыз?
Татар теле белән 1980 еллардан бирле шөгыльләнәбез. Минем остаз – Азат Зыятдинов. 1985 елда институт тәмамладым, комсомолда эшләдем. Кичләрен утырып, нәрсә ул татар теле, татар нинди булырга тиеш, татар милләтен ничек сакларга – шул хакта сөйләшә идек.