Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» китабы турында: Иң зур байлык ул – вакытыбыз
«Китап геройларының географиясе киң»
Авторның иҗат кичәсенә аның хезмәттәшләре, якын дуслары, туганнары һәм китапның төп геройлары җыелган иде.
«Китапта барлыгы 19 геройның язмышы тасвирлана. Иң куанычлысы шул: аларның уналтысы бүген безнең арада, бу кичәгә килә алдылар. Геройларыбызның географиясе дә бик киң: араларында Татарстанның төрле төбәкләреннән, күрше Башкортстаннан килүчеләр бар. Шулай ук Киров һәм Пермь өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең язмышы да китап битләрендә урын алды.