Нәзарәттә шимбә көннәрендә намаз уку буенча «Ислам. Беренче адымнар» бушлай курслары уза
Атна саен шимбә көннәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә намаз уку һәм ислам нигезләре буенча «Ислам. Беренче адымнар» бушлай курслары уза. Курслар 17 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен үткәрелә. Дәресләр 25 апрельгә кадәр иртәнге сәгать 9.00 дан 12.00 гә кадәр узачак.
«Ислам. Беренче адымнар»га төрле яшьтәге 160тан артык кеше йөри. Беренче дәресне Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрде.
Бу атнадан дәрескә килүчеләр ир-ат һәм хатын-кызлар...