Парижда «Бер төлке тарихы» дип исемләнгән татарча әкиятләр китабы нәшер ителәчәк
Франциядә «Бер төлке тарихы» дип исемләнгән татар арт-китабы дөнья күрәчәк. Китапның авторы – Парижда яшәүче татар кызы Римма Бассариева. Проектта татар әкиятләре, милли орнаментлар һәм авторның шәхси хатирәләре урын алган. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итә.
Римма Бассариева Якутиядә, татар гаиләсендә туган. Әнисе – Башкортстаннан, әтисе – Казан татарлары нәселеннән. Кызның балачагы Яңавыл районының Айбүләк авылында, бабасы янында узган. Римма авылда татар телен ишетеп...