Яшьләрне берләштергән проект: Казанда «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак
31 мартта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Концерт үзендә төрле иҗат юнәлешләрен берләштерәчәк, биредә яшь сәнгать эшлеклеләре – җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр һәм биючеләр катнашуы көтелә.
«Калеб» проектларының оештыручысы, «Калеб. Яңа сулыш» концерты кураторы Лилия Гәрәева сүзләренчә, проект төрле сәнгать жанрларын үз эченә алачак.
«Иҗатчыларыбызга килгәндә – биредә «Калеб»тә катнашкан яшь иҗатчылар да...