«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивалендә 100 мең сум өчен көрәшәчәкләр
Иртәгә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Фестивальгә әзерлек 22 марттан башланган. Командалар уенга Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас» лагеренда әзерләнә. Фестивальдә Татарстан районнарыннан һәм Россия өлкәләреннән командалар катнашачак, дип хәбәр итә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының матбугат хезмәте.
«Әйдә ШаяРТ»ның Зур фестивалендә командаларның төрле яклардан булуы уенда татар милләтенең үзенчәлеген, гомумән, татар телен саклауга ярдәм итә.