Мәскәү татарлары китап укучылар җыенында Фатих Әмирхан әсәре турында фикер алышачак
26 мартта 19:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә чираттагы китап укучылар җыены була. Бу юлы башкала татарлары Габдулла Тукайның замандашы Фатих Әмирханның фантастик, сатирик повесте – «Фәтхулла хәзрәт» әсәре турында фикер алышачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Киләсе очрашуда сөйләшү өчен сайланган әсәр формасы белән генә түгел, эчтәлеге ягыннан да бик үзенчәлекле. Бу – татар әдәбиятының хәзерге заманның күп кенә технологияләрен фаразлаган...