Татарстанда кар, яңгыр, томан һәм бозлавык көтелә
Бүген, 25 мартта, Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының начараюы һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, иртән бозлавык хасил булуы ихтимал. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр.
Секундына 2 метрдан 7 метрга кадәр булган җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатыштан көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк.