Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев Казанга килде
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев эш визиты белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия парламентының түбән палатасы вице-спикерын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Гордеевның Казанга килүенең төп максаты – иртәгә булачак Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары...