Будапешт сәхнәсендә татар композиторы Фәрит Яруллинга багышланган татарча спектакль була
Будапешт милли театрының зур сәхнәсендә Әлмәт театры артистлары чыгыш ясаячак. Алар MITEM халыкара театраль фестивале кысаларында «Өзелгән көй» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итә.
Тамаша татар композиторы Фәрит Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган.
Спектакль тамашачыларны сугыш алды чорындагы Казанга алып кайта. Ул вакытта милли музыка әле барлыкка килә генә. Сюжет үзәгендә – Икенче дөнья сугышы вакытында...