Имам кешене туган ягыннан читтә җирләргә ярыймы икәнен аңлатты
Кешене ул үлгән урында җирләү яхшырак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Кешене үлгән урынында күмү яхшырак дигән кагыйдә бар. Әйтик, кеше каядыр ял итәргә китеп, шунда үлә икән, димәк, бу кешене шул мәхәлләдә күмү яхшырак, ә аның гәүдәсен күчереп йөртү кирәк түгел», – диде Хәйруллин.
Әгәр кеше туган җирләреннән ерак түгел яшәп, шунда үлгән икән, ул очракта аны туган урынына алып кайтып җирләү рөхсәт ителә, дип өстәде имам.