Бакуда «Безнең гаилә – төрки дөнья» халыкара фәнни конференциясе узган
Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясендә «Безнең гаилә – төрки дөнья» дип исемләнгән халыкара фәнни конференция узган. Чарада төрле илләрдән галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар һәм фәнни оешма вәкилләре катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»га Бакудагы Каюм Насыйри исемендәге мәгариф-мәдәният үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итте.
Фәнни форум төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, фәнни хезмәттәшлекне үстерү һәм мәдәниара диалогны ныгыту мәсьәләләренә багышланган. Конференция эше гуманитар...