«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясау өчен гаризалар кабул ителә башлады
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
«Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а’капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасымы ул – аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми.