Ульяновск өлкәсендәге балалар бакчасында татар мәдәниятенә багышланган чара узган
Ульяновск өлкәсендәге Чардаклы районы үзәгенең «Миләшкәй» балалар бакчасында «Очрашулар» дип исемләнгән милли бәйрәм узган. Халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән әлеге чара татар мәдәниятенә багышланган чара турында «Өмет» газетасында Исхак Хәлимов язган.
«Миләшкәй»гә төрле милләт балалары йөри, алар арасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар да бар. Биредә белем һәм тәрбия алучы нәниләрнең 30 проценттан артыгы татар милләтеннән икән. Әлеге балалар бакчасында...