КФУда Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабын тәкъдим иттеләр
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабын студентларга тәкъдим итү чарасы узды. Очрашуны КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина оештырды.
Чара барышында «Умарта» китабына кергән әсәрләрдән өзекләр укылды һәм язучы белән җанлы аралашу оештырылды. Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, Ландыш Әбүдәрова – татар әдәбиятына яңа юнәлеш һәм яңа образлар алып кергән автор.