Рамил Шәрәпов: Бәхет ул матурлыкта да, байлыкта да түгел, ә игелектә -«Ватаным Татарстан»
(Казан, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Энҗе Шәйхетдинова) Әле бик яшь булса да, «Лаеш шулпасы»н татып өлгергән инде ул. Үзе әйтмешли, булганның кадерен белергә өйрәнгән. Кайчандыр Буа театрыннан эштән китеп, җиде юл чатында калган Рамил Шәрәпов бүген гастрольләрдән кайтып керми.
Синең «койрык»ны тота торган түгел, Казанга кайтып та кермисең...
– Әйе, соңгы вакытта гел юлда. Эшне үзебез тудырып торабыз бит. Ләкин график төзеп, гастрольләрдә йөрү генә түгел, сыйфатны яхшыртуны да уйларга кирәк.