Марат Җәббаров: Тикшеренүләр күрсәткәнчә, уҗымнарның бик аз өлеше һәлак булган
Үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстанда көзге культура чәчүлекләренең бик аз өлеше генә һәлак булган. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров традицион республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты...