Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 38 процентка үтәлгән
Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 38 процентка үтәлгән - төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган 3 миллион 175 мең квадрат метрның 1 миллион 194 мең квадрат метрдан артыгы файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай...