«Тамырларсыз нишләрмен?»: Берлин сәхнәсендә Гаяз Исхакый дөньясы
Бу тарихи вакыйганың үзәгендә торучы – Берлиндагы «Дәртле» татар клубы җитәкчесе Ләйсән Гәрәева «Татар-информ»га проектның ничек башлануы һәм сәхнә арты серләре белән уртаклашты.
Хыялдан – беренче адымнарга
Бу вакыйга безнең татар халкы, теле һәм милләте өчен бик зур тарихи адым булды, – дип сөйли башлады Ләйсән Гәрәева. – Спектакль өстендә эш узган елның май башында ук – ун айдан артык элек башланып китте.
Барысы да Татарстан Республикасының Лейпциг шәһәрендәге вәкаләтле...