Екатеринбургта Илһам Шакировка багышланган фильмның премьерасы булды
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә легендар татар җырчысы Илһам Шакировка багышланган «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» документаль фильмының премьерасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда фильмның премьерасы 2026 елның гыйнварында булган иде. Картинаның режиссеры һәм сценарий авторы – Рәдиф Кашапов. Әлеге чара легендар җырчының талантын сөючеләрне һәм туган як мәдәниятен якын итүчеләрнең барысын да бер залга җыйды.