Ильяс Камал: «Калеб» концертлары һәрвакыт югары зәвык һәм күптөрлелек белән аерыл тора
31 мартта Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал билгеләп үткәнчә, әлеге концертта оештыручылар традицион җыр жанрыннан тыш, башка юнәлешләргә дә зур урын бирергә карар кылган. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.