Казанда Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле хәрби хезмәтнең үзенчәлеге турында сөйләде
Казанда, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында, Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле белән очрашу булды. Кот кушаматлы хәрби ни өчен нәкъ менә бу юнәлешнең иң перспективалы булуы хакында сөйләде.
«Пилотсыз системалар гаскәрләрендә карьера баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлеге бар. Офицер булырга мөмкин – әйтик, мин читтән торып югары белем алам, шуннан соң мине тагын бер баскычка күтәрерләр дип өметләнәм. Сез дә бер елга контракт төзеп, үзегезне бу юнәлештә сынап карый аласыз», - диде хәрби.