Владимир Путин Ураза бәйрәменең дин тотучылар өчен әһәмиятен билгеләп үтте
Россия Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
Дәүләт башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм гасырлар дәвамында дин тотучыларның әхлакый камиллеккә, шәфкатьлелеккә омтылышын символлаштыра, шулай ук исламның төп кыйммәтләренә мөрәҗәгать итә. Ул ассызыклаганча, Россия мөселманнары ата-бабаларының тарихи һәм рухи традицияләренә сак карыйлар һәм Ураза бәйрәмен җәмгыятьләрдә дә, гаилә даирәсендә дә киң билгеләп үтәләр.