1 апрельдән Татарстанда йөк машиналары өчен сезонлы чикләүләр кертеләчәк
Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Республика премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган. Чикләүләр гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык булган 392 участокка кагылачак.
Күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнә. Бу чаралар язгы чорда кертелә, чөнки бу вакытта юл өслегенә зыян килү куркынычы арта.
Өстәмә чикләүләр җәй көне гамәлдә булачак.