Татарстанда төнге һәм көндезге температура арасындагы аерма бераз кимиячәк
Бүген, 20 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, әмма көндезге һәм төнге температура арасындагы аерма 22 дән 18 градуска кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Төбәк территориясендә явым-төшем көтелми. Иртә белән кайбер урыннарда томан сакланыр.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре тәүлекнең якты вакытында бераз көчәячәк – секундына 2-7 метрдан 4-9 метрга кадәр. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда урыны-урыны белән көчле бозлавык хасил була.