Бердәмроссиялеләр Генераль совет утырышында сайлау кампаниясенә әзерлек турында сөйләште
«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы утырышында аның әгъзалары 2026 елгы сайлау кампаниясенә әзерлекнең төп өстенлекләрен билгеләде. Чарада «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов та катнашты.
Генераль совет секретаре Владимир Якушев искәртеп үткәнчә, Дәүләт Думасында партиянең булачак фракциясе фирка инфраструктурасы белән турыдан-туры бәйле фикердәшләрдән формалашырга тиеш. Аның сүзләренчә, алдан тавыш бирү этабында ук көчле һәм...