Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан ихлас котлыйм.
Иман нуры, рухи яктан камилләшү, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык тантанасы – бу бәйрәм мөселманнар йөрәгенә сөенеч һәм бәрәкәтле көч өсти. Ураза вакытында дин тотучылар изге эшләр башкардылар, якыннарына карата җылы мөгамәлә һәм кайгырту күрсәттеләр. Бүген без, Аллаһның рәхмәтен өмет итеп...