Ураза гаетендә Биектау районы Айбаш авылында яңартылган мәчет ачыла
Иртәгә, 20 мартта, Ураза гаетендә Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында реставрациядән соң XX гасыр башында төзелгән уникаль агач мәчет - төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты ачыла. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетнең фәнни-проект документлары «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында әзерләнгән. Реставрация эшләре хәйриячеләр хисабына башкарылган. Янәшәдәге территориядә төзекләндерү эшләре алып барылган, тәһарәтханә төзелгән.