Миңнеханов Кытайда Dongfeng автомобильләре җитештерү белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре барышында дөньяда иң зур автомобиль җитештерүчеләрнең берсе булган Dongfeng Motor Corporation компаниясендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Предприятие йөк машиналары, автобуслар һәм җиңел автомобильләр, шул исәптән үз һәм уртак брендлар белән шөгыльләнә. Компаниядә энергиянең альтернатив чыганакларында – гибридларда, электромобильләрдә һәм табигый...