Ренат Вәлиуллин турында: Питерда татар җәмгыятен үстерү өчен файдалы эш башкарды
Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы элеккеге даими вәкиле, ә хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан «Питер.Татар» порталы аны туган көне белән котлаган.
Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле булып 2014–2025 елларда хезмәт итә.