Ташулар агар чаклар... Көчле су басулар була калса, Татарстан әзерме?
Боз кузгалгач, елгалар ярларыннан ташып ага башласа, юллар, күперләр дә юыла, йортларны су басу куркынычы да зур. «Явым-төшем климатик күрсәткечләрне узып киткәнлектән, Татарстанда 13 меңнән артык кеше су басу зонасында калырга мөмкин», – диде утырышны алып барган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
«Быелгы ташу буенча фаразлар хәвефле. Узган елларда язгы ташуга анализ гидротехник корылмаларның торышы, яр буйларын ныгыту, су төпләрен тирәнәйтү, елга юлларын чистарту...