Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Республика җитәкчесе катнашучыларга Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм яңа проектлар ачылуын көтүен билгеләп үтте.
«Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше үсешен күзәтәбез. Ул 3,3 миллиард доллар тәшкил итте»...