Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
Бүген, 19 мартта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе дәвам итә, шул ук вакытта термометрларның көндезге һәм төнге күрсәткечләре арасындагы аерма 22 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Төбәк территориясендә явым-төшем көтелми.
Җилнең тизлеге 2 метрдан 7 метрга кадәр булыр дип фаразлана, ул юнәлешен үзгәртеп торачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, Казанны да кертеп, юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил була.