Казанда биш көн эчендә бишенче температура рекорды куелды
Татарстан башкаласында биш көн эчендә бишенче температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
17 мартта «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +10,7 градуска, ә «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +10,8 градуска кадәр күтәрелде.
Моңа кадәр ТР башкаласында 17 март өчен һава температурасының абсолют максимумы 2015 елда теркәлгән иде. Ул вакытта «Казан» метеостанциясендә ул +6,2 градуска, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә +7,3 градуска җиткән.