Миңнеханов Уханда CNCEC һәм Wuhuan компgineering компанияләре җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Ухань шәһәрендә булды. Анда CNCEC һәм Wuhuan Wgineering компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
CNCEC, Кытай милли химия-инжиниринг төркеме, инженер контрактлары, технологик процессларны тикшерү, геологик-разведка эшләре белән шөгыльләнә һәм химия, нефть химиясе, фармацевтика сәнәгатендә, энергетикада, күмер тармагында, төзелештә һәм инфраструктурада тиешле хезмәтләр күрсәтә.