Миңнеханов Кытайга эш сәфәрендә Maextro автомобильләрен җитештерү объектында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында JAC компаниясенең Maextro автомобильләрен җитештерү объектында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
JAC Motors Кытайның иң эре автоҗитештерүчеләре унлыгына керә. Компания җиңел, урта тоннажлы һәм авыр йөк машиналары, минивэннар, җиңел автомобильләр, электромобильләр, автобуслар, махсус шассилар, йөк төягечләр һәм башка төр техника, шулай ук автомобильләр өчен тапшыру тартмалары, двигательләр...